Зәйдә өлкән буын һәм яшьләр бер мәйданга җыелды
Яңалыклар

Зәйдә өлкән буын һәм яшьләр бер мәйданга җыелды

29 октябрьдә Социаль фондның Зәй районы клиентлар хезмәте өлкән буын аралашу үзәгендә аеруча тантаналы атмосфера хөкем сөрде.

Монда ике буын вәкилләре җыелды: пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге әгъзалары, шулай ук клиентлар хезмәтенең  яшьләр советы активистлары. Бу очрашу комсомолның туган көненә багышланган иде.

Чара клиентлар хезмәте  җитәкчесе Лилия Камалюкованың җыелучылар адресына җылы сәламләү сүзләреннән башланды. Ул билгеләп үткәнчә, комсомол — тарих бите генә түгел, ә кешеләрдә җаваплылык, иптәшлек һәм Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләгән тулы бер чор.

Элеккеге комсомоллар
Элеккеге комсомоллар

Истәлекләр кызыклы булды

Очрашу барышында өлкән буын комсомоллар сафында узган еллар турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ветераннар яшьләргә комсомол путевкалары белән үзләрен гасыр төзелешләренә җибәрүләре, өмәләрдә катнашулары һәм мохтаҗларга ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Аларның күбесе өчен комсомол тормыш мәктәбенә әверелгән.

Яшьләр җавабы- иҗатта

Яшьләр советы, үз чиратында, иҗади номерлар әзерләде һәм үткәндәге традицияләрнең бүген актуаль булуы турында сораулар бирде. Әңгәмә җанлы һәм кызыклы килеп чыкты: яшьләр әби-бабаларының тормышының никадәр бай һәм оешкан булуын белеп гаҗәпләнделәр.

Очрашу яраткан комсомол җырларын башкару белән тәмамланды. Мондый очрашулар тарихи хәтерне саклап кына калмыйча, яшьләргә кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен тапшырып, буыннар арасындагы элемтәне ныгыта да.


Нет комментариев