Зәй көрәшчесе Александр – бронза призер
Спорт

Зәй көрәшчесе Александр – бронза призер

10-12 октябрьдә Оренбург шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Оренбург өлкәсе губернаторы призына спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары (грек-рим дисциплинасы) узды.

Анда Зәйдән 110 кг авырлык категориясендә тренер-укытучы Радик Мавринның шәкерте Александр  Петров бронза призер булды.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев