Хоккей уеннарында да зәйлеләр сынатмый
Бу көннәрдә ТР Беренчелеге өчен календарь уеннары 2010 һәм 2012 елларда туганнар командалар арасында үтте.
5 февральдә Минзәләдә 2012 елда туганнардан төзелгән Зәйнең «Яшьлек» командасы Минзәләнең «Кречеты» уенчылары белән очрашты. Исәп 3: 11гә Зәй командасы файдасына тәмамланды. Команданың тренеры Айнур Хөснетдинов.
Шул ук көнне биредә 2010 елда туганнар командасы да көч сынашты. Бу юлы зәйлеләр минзәләлеләрне 0:11 исәбе белән корыга җиңде. Команда тренеры Александр Артемьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев