Өлкәннәребез спортта актив
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче яшь” пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды.
Чара “Физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Чарада 30дан артык актив өлкән буын кешесе катнашты. Алар берничә дисциплинада көч сынаштылар. Спартакиада программасына җиңел атлетика, дартс, йөзү, пневматик винтовкадан ату кебек спорт төрләре керде. Моннан тыш, теләүчеләр сәламәтләндерү зарядкасында һәм ГТО нормативларын тапшыруда да катнаша алдылар. Һәр катнашучы яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә омтылды, ә ярышлар дустанә һәм үзара ярдәмләшү атмосферасында узды. Ярышлар йомгаклары буенча һәр дисциплинада җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Пневматик винтовкадан ату буенча ир-атлардан Таһир Хатимов – I, Виктор Лапин - II, Юрий Гербулов – III булды, хатын-кызлардан Ирина Марго - I, Фәридә Казамарова - II, Антонида Николаева – III урын алдылар.
Йөзү буенча ир-егетләрдән Виктор Лапинга, хатын-кызлардан Ирина Куликовага тиңнәр булмады. Анатолий Гущин, Людмила Гатауллина – II, Николай Захаров, Евгения Никитина - III урында.
Җиңел атлетика ярышларында Таһир Хатимов, Надежда Мухина финишка беренче килделәр. Икенчедә – Николай Захаров, Серена Хатимова, өченчедә – Анатолий Гущин, Ирина Куликова һәм Рәмзия Каташова.
Дартс буенча ир-атлардан Таһир Хатимов - I, Виктор Лапин - II, Валерий Аблакотов - III, хатын-кызлардан Антонида Николаева - I, Валентина Пискунова - II, Рәмзия Каташова – III булдылар.
Муниципаль этап призерлары Спартакиаданың республика финалында катнашачак, ул Казанда узачак.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев