Киокусинкай осталары ТР спорт министрлыгы бүләкләрен алды
Спорт

Киокусинкай осталары ТР спорт министрлыгы бүләкләрен алды

3 июньдә ТР спорт министрлыгында киокусинкай буенча ел дәвамында аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне тантаналы төстә тәбрикләү булды.

Анда Зәйдән Владимир һәм Алексей Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр да чакырулы иде. Министрлыкның Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән Әмир Ишмөхәммәтов (Россия беренчелеге һәм Халыкара бәйге җиңүчесе), Егор Ревин (Халыкара бәйге җиңүчесе), Роман Решетов (Халыкара бәйге җиңүчесе) бүләкләнде.


Нет комментариев