Халыкны массакүләм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәрвакытта да мөһим.
Билгеле булганча, 1931 елдан алып 1991 елга кадәр безнең илебездә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативларын үтәү 10 яшьтән 60 яшькәчә булганнарны колачлаган. Шуның нәтиҗәсендә спортта дөньякүләм танылган чемпионнар әзерләнгән. Ул чорларны өлкәннәребез горурланып искә ала. СССР таркалганнан соң бу комплекс юкка чыгып торды, хәзер исә безнең бәхеттән 2014 елдан Россиядә яңадан нормативлар үтәү күркәм гадәткә әйләнде. Яшьләребез арасында да ГТО нормативларын тапшыру модада, югары уку йортларына кергәндә дә ГТОның “алтын медале” баллар белән бәяләнә. Районыбызда әлеге эшнең куелышы хакында без “Хезмәткә һәм оборонага әзер” тестлаштыру үзәгенең Зәй бүлеге җитәкчесе Регина Волкова белән сөйләштек.
- Регина Витальевна, ГТО нормативларын тапшыру тәртибенә тукталып үтсәгез иде...
- Нормативларны 6 яшьтән алып системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче теләгән һәркем тапшыра ала. Шунысы мөһим, физик йөкләнешне күтәрә алуны раслаучы медицина белешмәсе кирәк. ГТО комп-лексын тапшыру махсус исемлек буенча билгеләнгән сынауларны үтәүдән гыйбарәт. Анда кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, турникта тартылу, гәүдәне идәннән кулларда күтәрү (отжимание), сыгылмалылыкны тикшерү каралган. Өстәмә тестлар ярдәмендә исә координацияңне, көчеңне, түземлелек дәрәҗәсен һәм башкаларны ачыкларга мөмкин. Заманча ГТО нормативлары төрле яшь төркемнәре өчен 11 баскычны үз эченә ала, шулай ук ирләр, хатын-кызлар өчен нормативлар бар. Тулы исемлек белән ГТО тапшыру буенча рәсми сайтта танышырга мөмкин.
Билгеле булганча, нормативлар тапшыру өч дәрәҗәдә бәяләнә: бронза, көмеш, алтын билгеләр. Теләгән һәркем башта рәсми сайтта теркәлергә, шәхси уникаль идентификацион номер алырга тиеш. Югары уку йортына керүче яшь кешегә ГТО бәяләмәсе БДИга өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирә, ә студентлар югары академик стипендиягә дәгъва кыла алалар, әмма бу уңайдан карарны һәр уку йорты җитәкчелеге үзе чыгара. Ә инде алга таба ГТО нормативларын тапшыруга стимуллаштыру максатында инициаторлар эшләүче кешеләрнең хезмәт хакына өстәмә бүләкләү кертүне, еллык ял чорына өстәмә түләүле ял көннәре булдыруны да күздә тоталар. Дөрес, бүләкләү чаралары һәр эш бирүчегә бәйле булачак, ә менә дәүләт структураларында моны гамәлгә кертү турында җитди уйланыла. Эш бирүчеләрне кызыксындыру чаралары хакында да уйлыйлар. Гомумән, спорт белән шөгыльләнеп, ГТО билгесенә ия булу модалы тенденция булырга тиеш дип саныйм. Чөнки ул – сәламәтлек, үз-үзеңне яхшы хис итү, яшәү матурлыгы, озын гомер дигән сүз.
- Зәйдә ГТО нормативларын үтәүчеләр күпме? Аны тапшыру ничек оештырыла?
- 2022 елда ГТО системасында безнең районнан мең ярымнан артык кеше теркәлде. Шуларның 1050се “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексларын уңышлы тапшырды. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле 50 бала бар, мондыйлар өчен ГТОның аерым комплексы физик мөмкинлеге чикләнү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. ГТО базасында иң күп теркәлү декабрь аена туры килде, димәк, әле нормативларны тапшыру быел булачак дигән сүз. Ил буенча Татарстан, теркәлүчеләр саныннан чыгып, 4нче урында.
Зәй районында узган ел ГТО буенча 66 чара уздырылды. Монда нормативлар тапшыру, төрле фестивальләр, спорт чараларында катнашу да бар. Шәһәркүләмендә үткәрелүче төрле чараларда без нормативлар тапшыру мәйданчыгы оештырабыз. Аларда мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән (6 яшьтән алып) өлкән буын кешесенә кадәр актив катнаша. Без гаилә фестивальләре дә оештырабыз, аларда әти-әниләр, балалар бергәләп үз-үзләрен сыный. Оешма-предприятиеләргә чыгып ГТО нормативларын тапшыруны оештыру да гамәлдә, бу уңайдан ГРЭСлылар үрнәк. Гомумән, ГТО комплексын үтәү ел саен 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр башкарыла. Ягъни сез билгеләнгән нормативларны берьюлы гына үти алмасагыз, аларны ел дәвамында башкарырга мөмкин. Квартал саен нәтиҗәләр чыгарылып, нормативларны үтәүгә карап билгеләр белән бүләкләүләр үткәрелә. Документларны рәсмиләштерү, билгеләрне ясау өчен 2-3 ай вакыт кирәк.
2023 елның 23 мартыннан исә яңа кагыйдә гамәлгә керергә тиеш, шәхси кабинетларда ел азагын көтеп тормыйча, бронза яки көмеш билгене бирү турында билге барлыкка киләчәк.
- Нормативларны үтәүне тикшерү, гомумән, сынауларга әзерлек ничек оештырыла?
- Ел саен Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында ГТО комплексы буенча хөкемдарларны (судья) укыту оештырыла. Безнең районнан, мәсәлән, курсларны спорт идарәсе методисты Эльвина Хәйруллина үтте. Шәхсән үзем узган ел ТР Яшьләр эшләре министрлыгының махсус грантын нәкъ менә ГТО нормативларын үтәтүгә әзерлек дәресләре үткәрү максатында оттым, ел дәвамында “Я – энергия!” проектында шөгыльләнүче зәйлеләр шактый булды. Без анда һәр катнашучыга индивидуаль карточкалар булдырып, авырлык, мускуллар авырлыгын даими контрольдә тоттык, ГТО нормативларын үтәп карадык, фитнес тренировкалар, җиңел атлетика шөгыльләре, сәламәт яшәү образы буенча лекцияләр үткәрелде. Һәр чараны әзерлекле тренерлар алып барды. Проект ГТО уеннары белән тәмамланды. “Я – энергия!” программасы 406 зәйлене колачлады, алар соңыннан бик теләп ГТО нормативларын тапшыруга керештеләр.
- Нормативлар тапшыруда алга таба нинди дә булса үзгәрешләр көтеләме?
- 2023 елның 23 мартыннан ГТО нормативларын тапшыруның яңасы гамәлгә керә. Беренчедән, гражданнар соравы буенча нормативлар тапшыру 11 баскычтан 18 баскычка үзгәрә. Икенчедән, һәр билгегә сынаулар планкасы куелачак. Өченчедән, нормативларны уңышлы үтәүчеләргә бонус программасы гамәлгә кертеләчәк. Һәр яңалык турында без ВКонтакте социаль челтәрендәге үз аккаунтыбызда җиткереп торабыз.
Нет комментариев