Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

12 медальнең 6сы – Зәй спортчылары исәбендә

9 февральдә Самарада Киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда Россиянең 25 төбәгеннән 750 спортчы катнашты. Безнең шәһәрне Татарстан Республикасы җыелма командасы составында тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. 

«Каты һәм компромиссыз көрәш, ярышларның югары статусын раслады, безнең егетләр ярышларда лаеклы чыгыш ясап, үзләренең югары спорт дәрәҗәсен тагын бер кат расладылар», — ди Алексей Ревин.

Үз категорияләрендә Амелия Камалиева һәм Марат Хөснетдинов җиңүчеләр булдылар. Көмеш медальләрне Элиза Агапова, Егор Ревин, Георгий Скопинцев яуладылар. Өченче урында — Умукурсум Ихинданова.

Гомумкоманда исәбе буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 6 урынны алды, турнирда яуланган 12 медальнең 6сы Зәй спортчылары уңышы. Спортчыларны һәм аларның тренерларын Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз.

фотолар спорт идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев