Зәй район үзәк дәваханәсе табибы гриппка каршы кемгә һәм кайчан прививка ясатырга кирәклеге турында сөйләде
Көз башыннан гриппка каршы сезонлы вакцинация башлана. Ни өчен прививканы ел саен ясатырга кирәк, кемнәргә ул аеруча мөһим булуы турында район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резеда Абзалова мәгълүмат бирде.
– 2026-2027 еллар сезонына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакциналар составы буенча киңәшләрне яңартты. Россиядә штаммнарның актуаль җыелмасы булган препаратлар кулланылачак. Массакүләм вакцинация өчен үзебезнең илдә активлаштырылган вакциналар кулланыла. Алар арасында «Совигрипп», «Гриппол плюс», «Флю-м» һәм «Утрикс Квадри» бар. Соңгысы дүрт валентлы һәм грипп вирусының дүрт штаммыннан саклый. Конкрет препаратны һәм аны куллану мөмкинлеген табиб пациентның яшен һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып билгели, – ди табиб.
Вакцинация өчен иң яхшы вакыт – сентябрь һәм октябрь. Вакцина керткәннән соң организмга саклагыч иммунитет формалаштыру өчен уртача ике-дүрт атна вакыт кирәк. Көз башында прививка ясатсаң, авырудан саклау ноябрь ахырына һәм аннан соңгы кыш айларына туры килә торган авыруларның актив күтәрелүенә кадәр формалашырга өлгерәчәк. Шул ук вакытта вакцинацияне соңрак та үткәрергә мөмкин. Грипп вируслары даими үзгәреп тора. Ел саен белгечләр вирусның нинди вариантлары яңа эпидсезонда әйләнештә булачагын фаразлый. Әлеге мәгълүматлар нигезендә вакциналар составы яңартыла.
Кемгә вакцинация аеруча кирәк?
Беренче чиратта балаларга, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрга, йөкле хатыннарга, хроник авырулы пациентларга, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә. Шулай ук вакцинация кошчылык, дуңгызчылык һәм терлекчелек предприятиеләре, зоопарк хезмәткәрләренә һәм терлекләр белән профессиональ элемтәдә булган башка кешеләргә тәкъдим ителә. Вакцинациянең төп максаты – авыруны тулысынча бетерү түгел, ә гриппның авыр агымы һәм өзлегүләр барлыкка килү куркынычын сизелерлек киметү. Яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникада бушлай прививка ясатырга мөмкин. Балаларга мәгариф учреждениеләренең медицина кабинетларында да вакцина ясыйлар.
Нет комментариев