Зәйдә «Синең якты җәең» проектының җәйге йомгаклау сменасы тәмамланды
Җәй буе балалар шәһәрнең җиһазландырылган ишегалды мәйданчыкларында ял иттеләр һәм вакытларын уздырдылар. Анда “Минем ишегалды лагеры” кысаларында балалар белән әйдаманнар эшләде.
Смена йомгаклары буенча «Иң яхшы мәйданчык» бәйгесе үткәрелеп, иң актив эшләгән лагерь билгеләнде. Җиңүче дип шәһәрнең Төзүчеләр урамы 14нче йорт адресы буенча урнашкан мәйданчык эше игълан ителде.
Нет комментариев