Хәзерге заманда хатын-кызлар теләсә кайсы һөнәрне үзләштерә ала. Бүген хатын-кызлар уңышка ирешмәгән эшчәнлек өлкәсе диярлек калмады. Валентина Чувашева район газ эксплуатация хезмәтендә газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь вазифасында 13 ел эшли
Валентина Алексеевна – Урта Баграж авылы кызы. Югары Багражда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган кыз Зәйдә һөнәр училищесында пешекче-машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Газ хезмәтенә килгәнче пешекче дә булып хезмәт куя, Чаллыда заводта да эшли. 2013 елның декабрендә район газ эксплуатация хезмәтенә эшкә урнаша.
Хәзерге заманда хатын‑кызлар — һәр һөнәргә әзер
Слесарь хатын-кызның эш көне ир-ат хезмәттәшләреннекеннән аерылмый: шундый ук бурычлар - заявкалар буенча йөрү, казаннар, плитәләр һәм колонкаларның эшләвен контрольдә тоту, детальләрне алыштыру.
“Газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь һөнәре җитди әзерлек, игътибарлылык һәм карарларны тиз кабул итә белүне таләп итә. Һәм слесарь хатын-кызлар бу бурычларны ир-атлардан бер дә ким башкармый. Безгә дә шул ук таләпләр куелган”, - ди эшенең үзенчәлекләре турында Валентина Чувашева.
Валентина Алексеевнаның нәзберек иңнәренә зур җаваплылык йөкләнгән. Ул Югары һәм Сарсаз-Баграж авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Газ җиһазларын даими тикшерү белән ул, чын мәгънәсендә, кеше гомерләрен саклап кала.
-“Минем участокта 256 йорт хуҗалыгы бар. Халык белән эшләү - минем турыдан-туры бурычым, телефон аша да һәрвакыт элемтәдә торам, мин телефонымны беркайчан да сүндермим диярлек. Эш графигы нормалаштырылмаган: көннең теләсә кайсы вакытында, төнлә дә, теләсә нинди һава торышында да абонентлар чакырып алырга мөмкин. Бигрәк тә җылыту сезоны башланганда чакырулар күп була”, - дип сөйли хезмәте турында Валентина.
Халыкның рәхмәте — иң зур бүләк
Халыктан рәхмәт сүзләре – хезмәтләренә иң олы бәя. Редакциябезгә дә газ слесарьлары Валентина Чувашева белән Рамил Гыймадиевка рәхмәт сүзләрен еш җиткерәләр. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, шунда ук килеп, булган проблемаларны хәл итә алар. Баграж җирлеге халкы аларга бик рәхмәтле.
-«Минем үземә шәхсән аларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Өлкән яшьтәге әнибезнең йортында аздан гына фаҗига булмый калды. Ярый вакытында күршедә яшәүче сеңлесе София түти кереп, өйдә газ исе чыгуын сизгән. Ашыгыч рәвештә Рамил белән Валентинаны чакырттык. Алар тиз арада килеп, төзексезлекне бетерделәр, аннан соң да әле әниебезнең йортын күзәтеп тордылар. Үз һөнәренә җаваплы караган газ хезмәте белгечләренә рәхмәтебез зур, чөнки ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә даими игътибар кирәк. Ә алар бу мәсьәләгә җитди карыйлар”, - ди Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев.
Коллективта — ышанычлы оста
Коллективта Валентина Алексеевнаны ышанычлы, җаваплы оста буларак хөрмәт итәләр, ул катлаулы хәлләрдә югалып калмый һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Аның профессиясендә 13 ел - стаж гына түгел, бу йөзләрчә тикшерелгән йортлар, дистәләгән аварияләр һәм район халкы өчен меңнәрчә тыныч кичләр.
Нет комментариев