Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми мәгълүмат

Зәйдә социаль темага сораулар буенча кабул итүләр бара

15-19 июльдә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге гражданнарны социаль ярдәм мәсьәләләре буенча кабул итүләр оештыра.

Анда халыкны шәхси сораулары белән район җитәкчелеге, шәһәр һәм район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, социаль учреждениеләр җитәкчеләре кабул итә.

Иң беренче кешеләр гозерләрен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тыңлады. Аңа «Успех» бакчачылык ширкәте активистлары килеп, су проблемасы турында белдерделәр. Петр Сергеевич төзекләндерү эшләрен алып барган подрядчы оешмага җитешсезлекләрне бетертүне контрольдә тотачакларын әйтте.

Шулай ук сораулар белән килүчеләр арасында торак-коммуналь хуҗалыгы темасы, күпбалалы гаиләгә ясалучы ташламаларга кагылышлылары да бар иде, һәр сорауга аңлатмалар бирелде.

Әле кабул итүләр дәвам итә, сораулар белән язылу өчен 19 июльгә кадәр +78555873094 номерына шалтыратырга кирәк.

Гражданнарны кабул итүләр барышында "кайнар линия"ләр дә эшли.

— 16 июльдә халыкны социаль яклау мәсьәләләре буенча 3-57-19 номерына;
— 19 июльдә сәламәтлек темасына үзәк дәваханәгә — 3-79-60 номерына шалтыратырга була.

Шәхси кабул итүләрне 17 июльдә

08.00. — 17.00 — мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Валерьевна Андреева, Нефтьчеләр проспекты 37 б адресы буенча;

8.00 — 10.00 — район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Юрьевна Ревина, Крупская урамы 6нчы йорт, 66 кабинетта;

09.00 — 11.00 — шәһәр Советы депутаты Ольга Ивановна Дубровина, Чапаев урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханә бинасында;

15.00 — 17.00 — шәһәр Советы депутаты Расил Васил улы Әгъләмов, Чапаев урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханә бинасында;

18 июльдә

8.00 — 10.00 — мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Раисович Сәфәргалиев Крупская урамы 6нчы йорт адресы буенча 91нче кабинетта;

16.00 — 18.00 — авыл советлары биналарында район Советы депутатлары алып бара.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Юныс улы Әминовка һәм Николай Валерьевич Нефедовка +78555873094 телефоны аша кабул итүләргә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев