Зәй халкы бушлай юридик ярдәм ала алачак
Гражданнарны кабул итү 26 июньдә “Бердәм Россия» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.
26 июньдә көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Чара «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла.
Шәһәр һәм район халкы хокук мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр алачак. Кабул итүне түбәндәге белгечләр алып барачак:
- Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча Зәй районындагы клиент хезмәтенең (бүлек хокукларында) баш белгеч-эксперты;
- Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгать ярдәмчесе;
- нотариус;
- «ТР Техник инвентаризация бюросы»АҖнең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе;
- адвокат.
Алдан язылу өчен телефон: 885558 7-30-94.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев