Заинск-информ 16+
Рус Тат
Рәсми мәгълүмат

Зәй халкы бушлай юридик ярдәм ала алачак

Гражданнарны кабул итү 27 мартта “Бердәм Россия» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.

 27 мартта «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Чара «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла.

Шәһәр һәм район халкы хокук мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр алачак. Белгечләр кабул итүне түбәндәге график буенча алып барачак:

- 8.00 дән 9.00 гә кадәр - Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча Зәй районындагы клиент хезмәтенең  баш белгеч-эксперты;
- 9.30 дан 11.00 гә кадәр - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгатьчелек  ярдәмчесе;
- 11.00 дән 12.30 га кадәр - нотариус;
- 12.30 дан 14.00 гә кадәр – ТР “Техник инвентаризация бюросы” АҖнең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе;
- 14.00 дән 15.30 га кадәр — адвокат сорауларны тыңлаячак.
 

Алдан язылу өчен телефон: 885558 7-30-94.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев