Узган ел Зәйдә әти-әниләр балаларына кушкан иң популяр исемнәр белән танышыгыз
ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган ел районда 173 бала туган. Аларның 75е – малай, 98е – кыз бала.
Статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. 39 бала – гаиләдә беренче, 61е – икенче, 53е өченче бала булып туган, 20се дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдә.
Малайларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары – Әмир, Матвей, Марк, Тимур, кызлар арасында – Әминә, Ясминә, София, Ева.
Узган ел шәһәр-районда 245 пар законлы төстә никахларын теркәгән, 195 пар аерылышкан. 645 кеше үлгән.
“Исемне үзгәртү турында - 24, аталыкны билгеләү буенча 53 акт рәсмиләштерелде”, - ди ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре.
Фото "Зәй-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев