Заинск-информ 16+
Рус Тат
Рәсми мәгълүмат

Пенсиягә чыгучылар өчен белгеч киңәше

2026 елда 1962 елда туган ир-атлар, 1967 елда туган хатын-кызлар пенсиягә чыга. Зәй муниципаль районында быел районнан пенсиягә чыгучылар саны 686 кеше тәшкил итә.

Моның өчен документларны социаль фондның клиентлар хезмәтендә вакытыннан алда эшләү сәбәпле  686 пенсия эше макеты формалаштырылган, шуларның 90% ка якыны эш бирүчеләр катнашында (иминләштерелгән зат СФР территориаль органына бармыйча) формалаштырылган.

“Пенсия билгеләү өчен тапшырыла торган документлар белән эшләү практикасы күпчелек очракта өстәмә яки аныклаучы документлар таләп ителүен күрсәтә. Пенсия билгеләү өчен иң мөһим документ — хезмәт кенәгәсе. Хезмәт кенәгәсе белешмәләренең 50% тан артыграгы аныклауга мохтаҗ. Еш кына фамилиядә, исемдә, атасының исемендә төзәтмәләр, шулай ук вазифаларның төгәл булмаган атамалары, даталарда, боерыкларда төзәтмәләр, мөһер  булмау, ерак төньяк районнарында эшләү турында мәгълүмат булмау яки башка аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Нәкъ менә мондый хәлне булдырмас өчен, пенсияләрне вакытында билгеләү максатында без, СФР органнары пенсиягә чыгучы затлар белән алдан эш алып барабыз”, - ди районның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.

 Белгеч әйтүенчә пенсиягә чыгарга ике ел кала,  иминият пенсиясенә хокуклары барлыкка килгән иминләштерелгән затларга карата алдан эш алып барыла.

“Пенсиягә хокукка кадәр 2 ел алдан СФР территориаль органнарында фаразланган пенсионерлар исемлеге төзелә. Исемлек буенча чакыру хатлары әзерләнә. Эшләүче гражданнарга карата хатлар иминиятләштерүчеләргә (эш бирүчеләргә), эшләмәүчеләргә карата – иминләштерелгән затның яшәү урыны буенча җибәрелә. Чакыру-хат алгач, иминләштерелгән затлар СФР территориаль органына мөрәҗәгать итәләр. Алдан чакыру хатында күрсәтелгән номерга шалтыратып, үзегезгә уңайлы вакытта язылырга да мөмкин. Әгәр сез күченгәнсез, яшәү урынын үзгәрткәнсез һәм чакыру-хат алмагансыз икән, ә ярты елдан пенсия рәсмиләштерергә уйлыйсыз икән, сезгә алдан ук яңа яшәү урыны буенча СФР территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.”, - дип аңлата Лилия Заһитовна.

Пенсия хокукларын бәяләү буенча белгечләр тапшырылган документларны тикшерәчәк. Аларга хокукый бәя бирәчәкләр. СФР клиент хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге төп документларны тапшырырга кирәк:

* Яшен, яшәү урынын, гражданлыгын  раслаучы документлар - паспорт (РФ гражданнары өчен) яки яшәүгә рөхсәт (чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен); иминият стажы турындагы документлар. Төп документ-иминләштерелгән затның хезмәт кенәгәсе. Кирәк булганда хезмәт килешүе, эш бирүчеләрнең белешмәләре, архив белешмәләре, приказлардан өземтәләр, хәрби билет. 2000-2001 еллардагы уртача айлык хезмәт хакы яисә 2002 елның 1 гыйнварына кадәр 60 ай рәттән хезмәт хакы турындагы документлар. 2000-2001 еллардагы хезмәт хакы турындагы мәгълүматларны Пенсия фондындагы мәгълүматларга карап исәпкә алырга мөмкин.

Өстәмә хәлләрне раслау өчен кирәк булачак документлар:

* Фамилиясен, исемен, атасының исемен үзгәртү турында. Мондый документлар сыйфатында түбәндәгеләр күрсәтелә: никахлашу турында таныклык, исем алыштыру турында таныклык, никахны өзү турында таныклык; хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары турында (туу турында таныклык); хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларының тәрбиядә булуын раслаучы документлар. Бу торак органнары белешмәсе, гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре турындагы белешмәләр һәм башка таләп ителә торган белешмәләр булырга мөмкин. Ә кирәк очракларда – әлеге фактны билгеләү турында суд карары белән расланган документлар; эшләрнең тиешле төрләрендә стажны раслый торган (эшнең үзенчәлекле характерын һәм шартларын ачыклый торган белешмәләр); ерак төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдә эшләү турында белешмәләр.

Пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү - бу сезнең пенсиягезне дөрес, вакытында һәм тиз рәсмиләштерүнең нигезе.

Гражданнарның формалаштырылган пенсия хокуклары турындагы мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында гражданның шәхси кабинетында карарга мөмкин.

 https://sfr.gov.ru/  Әлеге электрон сервис ярдәмендә пенсия билгеләү турында гариза бирергә мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев