Депутатлар Зәйгә халык белән очрашуга килә
Татарстан Дәүләт Советы депутатларыдә Зәйгә килеп гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.
10 октябрьдә көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр Рияз Комаров белән күзгә-күз карап сөйләшергә мөмкин булачак.
31 октябрьдә Ринат Фазылов кабул итүләрне иртәнге сәгать 9 дан көндезге 12гә кадәр үткәрәчәк.
Кабул итүләр «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлегендә оештырыла. Ул Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә урнашкан.
Сораулар белән алдан язылу өчен телефон: 8 (85558) 7-30-94.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев