Заманча мәгариф: өстенлекле юнәлешләр билгеләнде
Мәгариф хезмәткәрләре яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.
23 августта район мәгариф хезмәткәрләренең “Төп стратегик ориентирлар кысаларында муниципаль мәгариф системасының үсеше: казанышлар, проблемалар, перспективалар» темасына август киңәшмәсе узды.
Зәй педагоглары алдагы уку елына төп бурычларны билгеләделәр, зур педсовет кысаларында балалар эксклюзив проектлары белән уртаклаштылар.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев катнашты.
Конференциядә катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча тематик мәйданчыклар, белем бирү учреждениеләренең туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү буенча эше белән таныштылар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында эшләүче проектлар күргәзмәләрен, шәһәр-район мәктәпләре һәм балалар бакчалары хезмәт коллективлары турында фотокүргәзмәләрне карадылар.
Киңәшмә кысаларында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, белем сыйфатын күтәрү, профильле һәм өстәмә белем бирүнең нәтиҗәлелеге, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү алымнарын камилләштерү, белем бирү процессын цифрлаштыру һәм яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Агымдагы уку елында Зәй педагоглары сафлары өч яшь белгеч белән тулыланды. Рузилә Миңнуллина “Каенкай” бакчасында, Валеря Шимановская 3нче мәктәптә, Назилә Морзаханова 2нче мәктәптә эшләячәк.
Конференциядә район башлыгы Разиф Кәримов педагоглар алдында яңа уку елына бурычлар куйды.
Август конференциясендә мәгариф өлкәсендә алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен политехник көллият укытучысы Рамилә Вандык, Бигеш мәктәбенең география һәм биология укытучысы Гөлсәрия Нурие-ва, 7нче мәктәпнең химия укытучысы Елена Тимофеева, “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Сайфуллина «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесенә ия булдылар.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына зур өлеш керткән өчен 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы Ләйсән Әхмәтҗанова, 5нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Веселова, Югары Мәлем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Габдрахманова, Түбән Биш мәктәбенең математика һәм рус теле укытучылары Рамилә Гайфуллина һәм Мария Чернова, “Уймак кыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Кислякова, 7нче мәктәпнең математика укытучысы Анна Кошенкова, Чыбыклы мәктәбенең физик культура һәм математика укытучылары Мөнирә Мөхәммәдиева, Җәмилә Мөхәммәтҗанова, Сәвәләй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Москова, балалар иҗат йорты педагогы Татьяна Нестерова, политехник көллият укытучысы Ольга Соловьева, “Кояшкай” бакчасы тәрбиячеләре Фәридә Хәбибуллина һәм Люция Юнысова, Бигеш мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Фирдания Ханнановаларга «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
“Бөртеккәй” бакчасы тәрбиячесе Ольга Глухова, политехник көллият мастерлары Юлия Демидова һәм Светлана Кырмагина, 4нче мәктәпнең физик культура укытучысы Юрий Краснов, 7нче мәктәпнең биология укытучысы Юлия Танчук “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесенә лаек булдылар.
Шулай ук бер төркем педагоглар, тәрбиячеләр ТР Мәгариф министрлыгы, район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәгариф идарәсе Мактау грамоталарын алдылар.
Районда мәгариф өлкәсендә 745 педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 508е – укытучы, 237се – тәрбияче. Педагогларның уртача яше – 49.
– Кадрлар кытлыгы әлегә безнең районда, бөтен республикада кебек үк, актуаль проблема булып кала. Республикада һәм районда мәгариф оешмаларын укытучылар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен күп эш башкарыла. Дәүләт торак фонды программасы буенча район башлыгы ярдәмендә белгечкә хезмәт фатиры бирелде. 2024-2031 елларга «Кадрлар капиталы» муниципаль программасы кабул ителде, аның кысаларында яшь белгечләргә ай саен 5 мең сум, торак сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган, – диде чыгышында Эрнст Сәфәргалиев.
Быел педагогика белгечлекләре буенча максатчан юллама белән Чаллы педагогика университетына 6нчы мәктәптән – ике, Казан федераль университетына 2нче мәктәптән бер чыгарылыш укучысы укырга керде.
– Мобилизациянең беренче көннәреннән үк безнең ике педагогыбыз Ватан сагына басты. Безнең тынычлыгыбыз һәм азатлыгыбыз сагында торучыларга рәхмәт әйтәсем килә, – диде мәгариф идарәсе башлыгы.
Агымдагы елда районда 115 укучы урта гомуми белем турында аттестат алды.
2024 елда район мәгариф системасы алдына куелган табигый-фәнни цикл предметлары буенча БДИ тапшыручылар санын арттыру бурычы үтәлде. 2023 ел белән чагыштырганда, химия, биология һәм физика буенча БДИ сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев