Зәйнең тагын берничә мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылачак
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Зәйнең тагын өч авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылачак.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында агымдагы елның 1 сентябрендә Зәй муниципаль районының Поручик, Бохарай һәм Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре ачылачак.
Соңгы айда әлеге мәктәпләргә заманча җиһазлар кайтарылды. Болар — химик реактивлар комплектлары, электрон микроскоплар, киңәйтелгән робототехник җыелмалар һәм башка җиһазлар.
«Мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту укучыларның белем сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк, укучыларның физика, биология һәм химия фәннәре буенча потенциалын ачачак, белем бирүнең цифрлы, табигый-фәнни һәм техник профиленә кызыксынуны үстерәчәк», — ди авыл мәктәпләре директорлары.
Яңа уку елында мәгариф үзәкләре базасында робот техникасы һәм программалаштыру түгәрәкләре эшләячәк.
Зәй муниципаль районында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында бүгенге көндә 11 «Үсеш ноктасы» үзәге эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев