Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең 9нчы мәктәбендә балаларны хезмәт эшчәнлегенә тарталар

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында илдә барлык перспектив һөнәрләр белән танышырга мөмкинлек бирә торган махсус платформалар булдырылды һәм бу булачак һөнәрне мәктәптә үк сайларга мөмкин.

Зәйнең 9нчы мәктәбендә белем һәм һөнәри юнәлеш бирүдә хезмәт дәресләре аерым урын алып тора. «Профильле хезмәт» предметының максаты — сәламәтлеге буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һөнәри күнекмәләргә ия булу өчен социаль адаптацияләү; гадәти хезмәт коллективы шартларында предприятиеләрдә гади эш төрләрен мөстәкыйль башкарырга сәләтле хезмәткәрләр әзерләү.

9нчы мәктәптә профильле хезмәтнең ике юнәлеше бар: тегү эше һәм балта осталыгы. Хәзерге вакытта тагын бер юнәлешне — "Штукатур-буяу эше«н ачу буенча эш алып барыла.

Мәктәптә укучылар педагоглар җитәкчелегендә үз проектларын тормышка ашыралар, алар белән «Абилимпикс», «От замысла к изобретению», «Без бергә», башка иҗади һәм һөнәри конкурсларда катнашалар. Балалар педагоглар белән бергә хәйрия акцияләрендә актив катнашып киләләр: кызлар пижама тегә, малайлар култык таяклары ясый.

Мондый җаваплы һәм җентекле эштә, әлбәттә, мәктәп «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында алган заманча махсус җиһазлар ярдәм итә. Мәктәпкә шулай ук шәһәр предприятиеләре дә ярдәм итә: «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ ярдәмендә тегү остаханәсе чигү һәм дүрт тегү машинасы, ике «Оверлог» белән тулыланды. «Техно заводы» ҖЧШ штукатур-буяу остаханәсе өчен җайланмалар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев