Зәйдә IX сыйныф укучылары өчен «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!” төбәк акциясе үтте
24 декабрьдә 4нче һәм 7нче мәктәпләр базасында IX сыйныф укучылары өчен «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!” төбәк акциясе узды.
Акциядә IX сыйныфтан 123 укучы катнашты. Алар математикадан контроль-үлчәү материалларын башкардылар.
Акциянең максаты - белем бирү мөнәсәбәтләрендә укучыларны әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү, шулай ук акциядә катнашучыларның типик хаталарын анализлау.
Әлеге акция кысаларында VIII, X сыйныф укучылары педагоглар белән бергә аудиториядә, аудиториядән тыш БДИ оештыручылар, техник белгечләр, җәмәгать күзәтүчеләре ролендә булдылар.
Алдагы көннәрдә предмет укытучылары тарафыннан катнашучыларның эшләрен тикшерү һәм әлеге гомуми белем бирү учреждениесендә катнашучыларның типик хаталарын тикшерү планлаштырыла.
#образованиетатарстан #ГИА20235 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе20235 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев