Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә иң күп укучыга белем бирүче мәктәптә тантаналы линейка кунаклар катнашында узды

Бүген Белем көнендә Зәй районы мәктәпләрендә 5180 укучы парта артларына утырды. Шуларның 420се беренче сыйныф укучылары.

Иң күп укучылар һәм беренчеләр шәһәрнең 6нчы мәктәбенә килде. Биредә 1192 яшь буын агымдагы уку елында белем үзләштерәчәк. Шулар арасында 97 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Ә 23 укучы унберенчегә килде. 
Район башлыгы Разиф Кәримов һәм мәртәбәле кунаклар иң күп укучылы мәктәптәге тантаналы линейкада катнаштылар, изге теләкләрне юлладылар. Алар беренчеләр янына кереп тәүге дәрескә фатыйха да бирде.  

Быел бу мәктәптә яңа уку елын яңа директор буларак, озак еллар шушы белем йортында хезмәт куючы – Ләйсән Камалиева  ачып җибәрә. Ул үз чыгышында беренчеләргә актив мәктәп тормышына кушылырга, ә унберенчеләргә соңгы уку имтиханнарына әзер булырга дәште.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев