Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

Зәйдә мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясендә, белем бирү йортлары җитәкчеләренең «Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү» темасына киңәшмәсе үтте.

Сөйләшү-фикерләшүләр район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә барды.

Зәй муниципаль районында 2024 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турындагы доклад белән район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады. Сәләтле балалар белән эшләү системасы турында үз фикерләре белән Руслан Романов бүлеште.

Соңыннан Разиф Кәримов киңәшмәгә йомгак ясап, педагогик бергәлек алдындагы бурычларны билгеләде, укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерләү һәм балаларда талантларны үстерү зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев