Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучылары кыр шартларында яшь геологлар ачык республика олимпиадасында катнаштылар

Фән бәйгесе Әлмәт районының «Солнечный» балалар ял лагеренда үтте.

11-17 июльдә узган X Республика ачык кыр олимпиадасында яшь геологлардан торган 38 команда катнашты. Анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Пермь краеннан, хәтта Белоруссиядән дә командалар катнашты. Зәйдән анда 4нче мәктәпнең география укытучысы Светлана Хәбибрахманова җитәкчелегендәге җыелма команда үз көчен сынады.

Укучылар олимпиада барышында теоретик белемнәрен дә күрсәттеләр, геологик маршрут буенча хәрәкәт итүдә дә сыналдылар. Маршрут дәвамында тау токымнарын табып, нинди порода булуын да сөйләделәр, файдалы казылмаларны танып белүләрен дә күрсәттеләр.

Биредә үк спорт ярышлары да оештырылды, мастер-класслар үткәрелде, танылган геологлар белән очрашулар үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев