Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучылары белән әдәби сәгать уздырылды

23 октябрьдә Зәйнең үзәк китапханә хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең IX Б сыйныфы укучылары өчен «Әдәби геройлар тормышында спорт» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Укучылар чара барышында спорт турында балачакта укыган әдәби китапларны искә төшерделәр, яңа китапларның күңелле, дәртле, боекмый торган геройлары белән очраштылар, аларның спорт белән мавыгуларын, әдәби геройлар тормышында, гомумән, тормышта спортның нинди роль тотуын белделәр.

-  „Спорт һәм әдәбият“ викторинасы сорауларына җавап бирделәр, футбол, велоспорт, керлинг, гольф һ. б. спорт төрләрен сурәтләп, „Телсез олимпиада“ пантомимасында катнаштылар. Балалар шулай ук „Спорт турында иң яхшы 25 китап“ презентациясен карадылар», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев