Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй тәрбиячеләре үз һөнәрләрендә иң яхшы исем өчен көрәштеләр

2024 елның 10-25 декабрендә Зәйдә «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Бәйгедә Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 14 педагог үзен сынады. 

Конкурсның максаты — мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларны һөнәри яктан үстерү, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату.

Бәйгенең муниципаль этабы ике номинация буенча үткәрелде: «Ел тәрбиячесе» һәм «Тәрбия һәм укытуның туган теле булган төркем тәрбиячесе». Конкурста катнашучыларның чыгышы презентация яисә видеофрагментлар белән үрелеп барды.

Муниципаль этап йомгаклары буенча «Ел тәрбиячесе» номинациясендә «Уймак кыз» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Зыятдинова җиңү яулады. «Теремкәй» бакчасыннан Розалия Шивирева — II, «Энҗе» һәм «Шатлык бакчаларыннан Анджелла Зайцева һәм Наталья Вәлиева III урында. Конкурсның лауреаты — «Салават күпере» бакчасыннан Чулпан Йөзмөхәммәтова. 

«Тәрбия һәм укытуның туган теле белән төркем тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче булып «Кояшкай» бакчасы тәрбиячесе Фәридә Хәбибуллина танылды. Икенче урында — «Алтынчәч» тән Гөлфия Тимофеева. 

«Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар әлеге конкурсның зона турында катнашачаклар. Ул 2025 елның февралендә узачак.

фотолар мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев