Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй районында «Үсеш ноктасы » яңа белем бирү үзәкләре ачыла

Зәй районында Александр Бистәсе, Бохарай һәм Поручик авыл мәктәпләре базасында тагын өч табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында авыл җирлекләре башлыклары, педагоглар, ата-аналар һәм мәктәп укучылары катнашты.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде. Үзәк яңартылган матди-техник базалы ике кабинеттан һәм лабораторияләрдән тора, аларда «Физика», «Химия», «Биология» фәннәре буенча гомуми белем бирү программалары һәм дәрестән тыш эшчәнлек, өстәмә белем бирү, проект һәм тикшеренү эшчәнлеге программалары гамәлгә ашырылачак. Кабинетлар мәктәп һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек өчен җиһазландырылган. Барлык педагоглар да квалификация күтәрү курсларын үттеләр һәм балаларда укуга һәм фәнни-техник иҗатка кызыксыну уятырга әзер. Мондый үзәк ярдәмендә укучылар һәрьяклап үсә алачак.
«Үсеш ноктасы» үзәкләре – булачак галимнәр һәм тикшеренүчеләр туачак, яңа энергия чыганаклары табылачак, Интернетта яңа юллар салыначак, төбәгебезнең уникаль табигатен саклап калырга ярдәм итәчәк урын.
Александр Бистәсе мәктәбе директоры Резеда Зайцева  билгеләп үткәнчә, «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәге эше мөһим. Үзәкнең төп максаты-белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен шартларны камилләштерү. Үзәк, һичшиксез, авыл мәктәбе укучыларының физика, химия һәм биология буенча уку программаларын, өстәмә белем бирү программаларын, дәрестән тыш эшчәнлек курсларын үзләштерү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Мондый үзәк ярдәмендә безнең мәктәпләрдә укучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, алар һәрьяклап үсә алачак. «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эше укучыларга сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, укучыларда заманча табигать белеме һәм технология күнекмәләрен формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.

Фото район мәгариф идарәсеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев