Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй районында «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» акциясе үтте

Зәйнең 6нчы мәктәбендә узган акциядә XI сыйныфтан 105 укучы үз белемен сынады.

9-28 декабрьдә Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!" төбәк акциясе уза.

 Акциянең төп максаты - XI сыйныфны тәмамлаучыларны БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә бурычларны хәл итүдә үз көчеңне сынап карау, контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен чишү барышында педагоглар белән бергә алынган нәтиҗәләрне анализлау. Акция «эшлекле уен» формасында оештырылуы белән дә гадәти түгел, анда аудиториядә һәм аудиториядән тыш оештыручылар, техник белгечләр һәм иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында X сыйныф укучылары катнаша, алар имтиханнарны бер елдан соң гына тапшырачак. Әмма хәзер үк “читтән” барлык үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин.

Мондый чаралар күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеген аңларга ярдәм итә. Ә уңышлы әзерлекнең ачкычы булып мәктәп тормышы дәвамында уку процессының тотрыклылыгы һәм системалылыгы тора.

21 декабрьдә Зәйнең 6нчы мәктәбе базасында укучыларның белем алу сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү, шулай ук акциядә катнашучыларның типик хаталарын анализлау максатында “Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерик!" акциясе үтте. Акциядә X сыйныф укучылары аудиториядә оештыручылар, аудиториядән тыш оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында катнашты, XI сыйныфтан 105 укучы үзен сынады. Муниципаль дәрәҗәдә йомгак ясаганнан соң, укытучылар укучыларның биремнәрне үтәгәндә җибәргән типик кыенлыкларга һәм хаталарга анализ ясаячак.

#образованиетатарстан #ГИА2025 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2025 #готовимсявместерт #готовимсякГИА)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев