Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй китапханәсендә сәламәтлек сәгате

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә 3нче мәктәп лагеры өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган сәламәтлек сәгате узды.

Чара сәламәтлекне кайгырту, яхшы һәм начар гадәтләрне белү, режим саклауның мөһимлеге турында сөйләшүдән башланды.
«Сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган чаралар балаларны тәрбияләүдә һәрвакыт актуаль. Һәр бала сәламәтлекнең кыйммәтен аңларга һәм үзләштерергә тиеш», — диләр китапханәчеләр.

Аннары балалар «дөрес туклану», «шәхси гигиена», «хәрәкәт активлыгы» конкурсларында катнаштылар. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, шәхси гигиена предметлары турында табышмаклар чиштеләр, чисталык турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Чарада укучылар шаян җыр астында күңелле зарядка ясадылар. Сәламәтлек өчен: зарядка ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. Уен программасы балаларга көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев