«Үсеш ноктасы» үзәкләре ачыла
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында агымдагы елның 1 сентябрендә муниципаль районның Поручик, Бохарай һәм Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре ачылачак.
Соңгы айда әлеге мәктәпләргә заманча җиһазлар кайтарылды. Болар — химик реактивлар комп-лектлары, электрон микроскоплар, киңәйтелгән робототехник җыелмалар һәм башка җиһазлар.
«Мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту укучыларның белем сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк, укучыларның физика, биология һәм химия фәннәре буенча потенциалын ачачак, белем бирүнең цифрлы, табигый-фәнни һәм техник профиленә кызыксынуны үстерәчәк», — ди авыл мәктәпләре директорлары.
Яңа уку елында мәгариф үзәкләре базасында робот техникасы һәм программалаштыру түгәрәкләре эшләячәк.
«Үсеш ноктасы» үзәкләре мәктәп укучыларына, авыл һәм кече шәһәр педагогларына проект эшчәнлеген оештыру, класс-тан тыш чаралар, конкурслар үткәрү, дәресләрдә заманча лаборатория һәм робот техникасы җиһазларын кулланып тәҗрибә һәм экспериментлар үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирә.
Муниципаль районда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында бүгенге көндә 11 «Үсеш ноктасы» үзәге эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев