Зәй үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары катаншында хәрби-патриотик чара уздырылды. Ул Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 81 ел тулуга багышланды.
2 февраль — Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград янында тар-мар иткән көн. Сталинград сугышы — Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. 1943 елда бу көнне Совет армиясе Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары ¬барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар итә.
«Сталинград — батырлык, ныклык, фидакарьлек символы. Чарада катнашучылар Сталинград сугышы һәм анда сугышчыларыбызның батырлыклары турында мәгьлүмат алдылар», — ди китапханәче Елена Тимофеева.
Укучылар шигырьләр укыдылар, Волгоградтагы Мамай Курганда «Ватан-Ана чакыра» скульптурасы турында мәгълүмат бирелде, шул еллардагы видеоларны карадылар. Моннан тыш, Сталинград сугышы вакыйгаларын тасвирлаган сәнгать әсәрләре, очерклар җыентыклары һәм рәссамнарның картиналары белән таныша алдылар.
Фотолар китапханәдән.
Нет комментариев