Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Яшь буынга — сайлаулар турында

С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Без- яңа заман сайлаучылары» дигән интеллектуаль уен үткәрелде.

Яшь буынга сәяси яктан үткен, актив булырга, тормышта мөстәкыйль дөрес сайлау ясарга өйрәтергә һәм үз гражданлык инициативасын күрсәтүдә ярдәм итәргә кирәк. Укучыларның хокукый аңын, яшүсмерләрнең актив гражданлык позициясен формалаштыру максатында С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән «Без — яңа заман сайлаучылары» интеллектуаль уены үткәрелде.

Уен формасында балалар сайлау хокукы һәм сайлау процессы нигезләре, РФнең төп законы белән таныштылар, шулай ук гражданлык-хокукый культурасын һәм хокукый аңын күтәрделәр, ә танылган әкиятләрдәге мисаллар нигезендә кеше хокукларын исләренә төшерделәр. 

Уен бик файдалы һәм күңелле узды. Барлык катнашучылар да тәкъдим ителгән барлык биремнәрне бик яхшы үтәделәр. 
Укучылар булачак сайлаучылар буларак, сайлауларга кагылышлы  әһәмиятле һәм файдалы белемнәр үзләштерделәр. 

Чарада хокукый эчтәлекле китаплар тәкъдим итүче күргәзмә әзерләнде. Булачак сайлаучыларга «Яшь сайлаучы белешмәсе» тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев