Яңа елдан уңышлы балалар өчен педагоглар стимуллаштырыла
Укучыларының уңышлары өчен мөгаллимнәргә акчалата түләү биреләчәк. Әлеге инициатива Мәгарифне үстерү стратегиясендә урын алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
«Укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен педагогларга өстәмә акча түләнәчәк», - дип искәртте Чернышенко һәм хәзерге вакытта бу мәсьәләне Федераль салым хезмәте белән бергә җентекләп өйрәнүләрен әйтте.
Спикер әлеге мәсьәләдә системаның гадел булуы мөһим, диде.
Чернышенко сүзләренчә, Мәгарифне үстерү стратегиясенең беренче текстын Президент администрациясендә «инде Яңа елдан соң, гыйнварда ук» тәкъдим итәчәкләр. Документ күпсанлы белгечләр катнашында әзерләнә, «бу эштә бөтен ил катнаша дисәң дә була», дип сүзен төгәлләде РФ вице-премьеры.
Ә Зәй районында инде күп еллар дәвамында республика фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары әзерләгән укытучыларга район башлыгы премияләре бирелеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев