Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Һөнәри белем алу юнәлешләре турында сөйләштеләр

Кичә Зәйнең 6нчы мәктәбендә гомумшәһәр ата-аналар җыелышы үтте. Ул һөнәри белем алу темасына уздырылды. Фикер алышуларда әти-әниләр белән бергә X-XI сыйныф укучылары да катнашты.

Район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова бу уку елындагы Бердәм Дәүләт имтиханнары тәртибе белән таныштырды, фән олимпиадаларында катнашып уңышларга ирешүчеләргә тудырылучы мөмкинлекләр турында бәян итте. 
Профориентация темасына район мәшгульлек үзәге башлыгы Екатерина Андреева, ГРЭСның кадрлар бүлеге башлыгы,энерготөркем кураторы Светлана Кубышкина чыгыш ясадылар. 
“Узган ел без унынчы сыйныф укучыларыннан энерготөркем төзем башлангыч һөнәри белем алу мөмкинлеге тудырдык, быел да теләүчеләргә мондый төркем эшләячәк”, - диде ул.
Казан дәүләт энергия универститеты вәкиле Елена Шишкова югары уку йортына керергә әзерләү процесслары турында сөйләде. Әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев