Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Балаларга патриотизм турында

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә һәм районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елына багышлап «Навеки в памяти народной» дип исемләнгән тарихи сәгать үтте.

Анда шәһәрнең 6нчы мәктәбе II сыйныф укучылары катнашты.

Балаларга әлеге тарихи бәйрәмнең ничек 1612 ел белән бәйләнгән булуы турында сөйләделәр. Бу вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә.

«Шулай ук укучылар җәмгыятьтә бердәм булып, аңлашып яшәү мөһимлеген, төрле халыкларның мәдәниятын, традицияләрен саклап яшәүнең кирәкле булуын аңладылар», — ди китапханәче Ләйсән Гайсина.

Соңыннан балалар ике командага бүленеп викторина уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Россия гербы төшерелгән пазлны җыйдылар. Үз илеңне яратуның мәгънәсе зур булуына төшенделәр.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев