Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

«Заиночка» ансамбле – халыкара бәйге җиңүчесе

15-17 февральдә Казанда «Звёздная россыпь» дип исемләнгән халыкара сәнгать фестивале үтте.

Анда Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда шөгыльләнүче «Заиночка» хезмәт ветераннары хореография ансамбле җиңү яулады. 

Фестиваль — конкурс Россия Федерациясе төбәкләренең мәдәният һәм мәгариф министрлыклары һәм ведомстволары, халык иҗат йортлары һәм башка мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм фән учреждениеләре; музыка, кино һәм телевидение эшлеклеләре берлеге, Мәскәү шәһәре мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә.Анда вокал, хореография, цирк жанры, театр сәнгатендә көч сынашу мөмкинлеге тудырыла. 

Зәйнең Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина һәм Ольга Скребкова кул астында шөгыльләнүче өлкән буын бию осталарыннан җыелган «Заиночка» ансамбле әлеге халыкара бәйгедә «Халык биюләре» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. Талантлы зәйлеләрне җиңүләре белән тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев