Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең әдәбият сөючеләре Нина Самарина белән очрашты

Кичә, 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә язучы Нина Самарина белән иҗади очрашу булды.

Нина Самарина — журналист, язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, «Челнинские известия» газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Журналистикада исем» номинациясендә Татарстанның «Бәллүр каләм» республика премиясе лауреаты. Аның псевдонимы Наталья Гарипова, ул күп кенә публицистик язмаларын шушы исем астында да бастырып килә.

Һәр китап нәкъ менә автордан, аның идеясеннән, уй-фикерләреннән башлана. Аның фантазиясе безне моңланырга, шатланырга, фикер йөртергә, уйланырга мәҗбүр итә. Без аның белән килешә яки бәхәсләшә алабыз. Үз фикерләрен һәм хыялларын җанландыра белгән кеше белән танышу мөмкинлеге булу бик яхшы. Нина Самарина повестьлары тирәнлеге һәм эмоциональлеге белән аерылып тора, аның әсәрләре һәр укучыга якын һәм аңлаешлы.

Автор очрашу барышында әдәбит сөючеләр белән повестьлар язу процессы турында уртаклашты, кызыклы иҗади нечкәлекләр турында сөйләде. Язучылык талантыннан тыш, Нина Самарина искиткеч сөйләүче һәм яхшы әңгәмәдәш сәләтенә ия-бөтен очрашу дәвамында катнашучылар аның чыгышын чын кызыксыну белән тыңладылар. Икенче кунак булып очрашуга Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхуллова килгән иде. Ул яшь рәссамнарның, сәнгать мәктәбе укытучыларының картиналары күргәзмәсен тәкъдим итте.

«Очрашу вакыты сизелмичә генә үтеп китте һәм тәэсирләргә бай булды, ә катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләр һәм илһам алдылар. Мондый очрашуларның ешрак булуын теләделәр», — ди кичәне алып барган китапханәче Лилия Хафизова.

Моннан тыш, «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгатькәре Мария Федорова һәм балалар музыка мәктәбе укучылары — апалы-сеңелле Урамовлар чыгышлары әдәби кичәне тагын да бизәде. Очрашу язучыдан автограф алу, истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев