Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә Пушкин картасын куллану киноучреждениедә актуаль

“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында илебездә “Пушкин картасы” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Ул яшь буынны мәдәни тормыш белән яшәргә өйрәтү максатын үз эченә ала.

Зәйдә дә  14-22 яшьлек зәйлеләрнең буш вакытларын Пушкин картасы ярдәмендә төрлеләндерү мөмкинлеге бар. Әлеге карта ярдәмендә яшь буын “Энергетик” Мәдәният сарае, үзәк китапханәләр системасы, туган як тарихын  өйрәнү музее, балалар музыка мәктәбе, киноучреждениедә вакытларын файдалы үткәрә ала. Аеруча шәһәрдә  Пушкин картасы ияләре өчен иң популяр урын  булып «Космос» кинотеатры тора. 

Моннан тыш, барлык мәдәният учреждениеләрендә  тематик кичәләр, бәйрәм программалары, спектакльләр һәм күргәзмәләр уза. Вакыйгаларның актуаль афишасын   «Госуслуги.Культуры»  кушымтасында табарга мөмкин.

фото: татар-информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев