Зәй җыры башкаручыларын таба
Зәй турында яңа җыр туу турында хәбәр иткән идек.
Җирле шагыйрь Мәслах Кашапов сүзләренә якташ композитор-музыкант, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов көй язып, ул таралыш тапты. Шунысы игътибарга лаек, Геннадий Максимов 70 яшьлек юбилеенда (ул юбилеен 25 гыйнварда билгеләп үтте) "Данлы Зәй ягы" җырын оныгы Елизавета белән бергә башкаруы кунакларның көчле алкышларына күмелде. Туган як турындагы җырны онык белән бабай күңелләрне айкарлык итеп аһәңле башкара.
Елизаветага әле 17 генә яшь. Иҗат мәйданында аның уңыш-казанышлары бар. Бабасыннан оныгына иҗат очкыннары чәчелми калмагандыр. Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак.
-Елизавета бик җитди, музыка мәктәбен берьюлы ике белгеч - вокал һәм скрипка класслары буенча кызыл аттестатка бетерде, - ди Геннадий Максимов, горурланып.
Музыка мәктәбендә укыганда ук инде ул күп кенә җыр конкурслары лауреаты була.
Бүгенге көндә Елизавета Казан шәһәренең Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең икенче курсында "5" ле билгеләренә генә укый.
Көллият укытучылары фикеренчә, бик өметле студент күренә.
Елизавета бабасы Геннадий Максимовның туган ягы Зәйне ярата, шуңа да "Данлы Зәй ягы" җырын горурлану хисе белән башкара.
Сүз уңаеннан, якташыбызның Рәдиф Гаташ сүзләренә "Мәхәббәт бураннары", Сибгат Хәким сүзләренә "Белсәң иде", Нияз Акмалов сүзләренә"Син китәсең" җырларын халык җылы кабул итә.
Ә менә Резеда Вәлиева сүзләренә язылган "Бишек җыры" бишек җырлары конкурсында 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
Туган яктан илһам алып яшәгән якташларыбызга иҗат мәйданында яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.
Рәзимә Кашапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев