Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй үзәк китапханәсе “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә бөек рус җырчысын искә алу кичәсе уздырды

Узган атнада китапханә хезмәткәрләре “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә бөек рус җырчысы Федор Шаляпинга багышланган “Голос русского простора” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Ул бөек рус җырчысы Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган. Федор Шаляпин - бөек рус җырчысы, ул илебез һәм дөньякүләм музыка сәнгатен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Китапханәче кунакларга XIX һәм ХХ гасырлар чигендә милли мәдәният символына әверелгән бөек рус җырчысының фаҗигале язмышы турында сөйләде. 1910 елдан гаиләсе белән Федор Иванович яшәгән Мәскәүдәге Новинск бульварындагы Шаляпин музей-йортына виртуаль экскурсия ясадылар. Чараның башыннан ахырына кадәр Шаляпин репертуарындагы опералардан арияләр, шулай ук рус халык җырлары яңгырады.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев