Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй районы китапханәләрендә һәр пәнҗешәмбе Тукай шигырьләре яңгырый

Быел без бөек әдибебез Габдулла Тукайның тууына 140 елны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары белән республика мәдәният учреждениеләрендә әдип иҗатын пропагандалауга багышланган төрле чаралар үткәрү планы әзерләнгән.

Шуларның берсе Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында  һәр атнаның  пәнҗешәмбесендә китапханә мәйданчыкларында заманча татар әдәбиятына нигез салучының шигырьләрен уку һәм яттан сөйләү белән бәйле.  Әлеге укулар өчен 52 шигырь сайлап алынган инде.

Зәй районы китапханәләр челтәре дә 8 гыйнвардан Тукай шигырьләрен уку чаралары оештыруга кереште. Шәһәр һәм авыл китапханәләрендә теләгән һәркем пәнҗешәмбе көннәрендә Тукай иҗатына чума ала. 

“Без бик теләп Тукай шигырьләрен уку әдәби чараларын башлап җибәрдек. Анда мәктәп укучылары да, өлкәннәребез дә теләп катнаша. Чөнки бу безнең бай әдәби мирасыбызны яшь буынга тапшыруның искиткеч мөһим алымы”, - ди үзәк китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев