Шагыйрә, тәрҗемәче белән җанлы әңгәмә
Вера Хәмидуллина китап укучылар белән очрашты.
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә өлкәннәр өчен дә, яшь буын өчен дә талантлы иҗатчылар, илһам чыганагы булган билгеле шәхесләр белән якыннан танышу, аралашу урыны булып тора.
Биредә язучылар да, киң кырлы талант осталары да еш кунак булып, зәйлеләр белән очраша. Күптән түгел китапханәдә әнә шундый үзенчәлекле очрашу үтте. Кичәнең кунагы шагыйрә, тәрҗемәче һәм бик күп төрле регалияларга ия, Чаллыда яшәп иҗат итүче Вера Хәмидуллина булды.
Очрашуга шәһәрнең югары сыйныф укучылары, политехник көллият студентлары, актив китап укучылар, педагоглар килде.
Вера Петровна 1960 елның 28 маенда Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә туа. 1977 елда Горький шәһәрендә спорт юнәлешендәге мәктәп-интернатны, 1981 елда Казан дәүләт педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. 2014 елда ул Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының магистратурасына «Полиэтник мохиттә рус теле һәм әдәбияты» бүлегенә укырга керә.
Вера Петровна күп еллар Чаллыда балалар бакчаларында тәрбияче, методист булып эшли. Беренче каләм тибрәтүе исә мәктәп елларында ук башлана. Ә ныклап иҗатка чумуы шактый җитлеккән яшьтә була. Бары тик 2004 елда гына ул беренче шигъри җыентыгын чыгарырга карар кыла. Алга таба инде иҗади күтәрелеш китә. Вера Хәмидуллина берничә шигъри интернет-конкурс лауреаты була, «Россиянең алтын каләме» әдәби премиясе дипломы белән бүләкләнә, «Автор нәрсә тели?» әдәби сайтының редколлегия әгъзасы итеп сайлана. Соңрак Казанда аның “Подарите любимой весну” дип исемләнгән икенче шигырьләр җыентыгы чыга. Хәзер исә ул – 7 шигъри җыентык авторы.
Аның шигъри сәләтенең киң кырлылыгы 2007 елдан актив шөгыльләнгән тәрҗемәләрендә дә чагыла. Вера Петровна күп кенә татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә. Алар арасында танылган әдипләр Нури Арсланов, Роберт Әхмәтҗанов, Мәхмүт Хөсәен, Зәки Нури, Флера Гыйззәтуллина һ.б.лар иҗатлары бар. Бүгенге көнгә ул татар шагыйрьләренең ике меңгә якын шигырен рус теленә тәрҗемә иткән инде.
Вера Хәмидуллина – Россия һәм Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
2014 елның декабрендә Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы «Борынгы Алабуга легендалары» китабын чыгарды, анда аның Кама буе борынгы риваятьләрен шигъри телгә тәрҗемә итүләре кертелгән.
Очрашу барышында Вера Пет-ровна туган якка багышланган тарихи фактларны китерде. Әлеге темага булган бай әдәбиятны күрсәтте, үз архивында сакланучы искиткеч рухи кыйммәткә ия язмалар, журналлар, китаплар, фотосурәтләр белән уртаклашты.
“Минем яшь буынга үземдә сак-ланучы бай мирасны тапшырасым килә. Шуңа да күп кенә очрашуларга йөрим, үземнең авторлыкта һәм тәрҗемә ителгән китапларны бүләк итәм. Аралашырга теләгән һәркемгә мин ачык, бик теләп үзем белгән мәгълүмат белән уртаклашам”, – диде ул.
Очрашу азагында ул китапларын бүләк итте. Ә үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина киң кырлы талант иясе белән очрашуның тәэсирле булуын һәм күп мәгълүмат тупларга ярдәм итүен ассызыклап, Вера Хәмидуллинага рәхмәт белдерде, алга таба да очрашуларга көтеп калуларын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев