Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Күкләрдән иңгән һөнәр

Бүген, 25 мартта хезмәтләрен иҗади эшчәнлеккә багышлаган һөнәр ияләре – мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Районыбызда әлеге һөнәргә бирелгән иҗат кешеләре шактый. Алар һәр бәйрәмдә, төрле чараларда катнашып ямь, күркәм төсмер бирәләр, безнең тормышыбызны матур чыгышлары белән бизиләр. Әлеге хезмәт ияләре арасыннан райондашларыбызга яхшы таныш булган Фәннур Миннекәевкә әйтерсең лә тумыштан ук күкләрдән иңгән бу һөнәр. Аның туган көне нәкъ менә 25 мартта билгеләп үтелә. Быел исә ул гомер юлына ике бишле куелган гомер бәйрәмен каршылый.

Районның Чыбыклы авылында күпбалалы гаиләдә төпчек булып туган Фәннур, әнисе Хәтимә апага аеруча “тәмле” була. Инде өлкәнәеп барганда тапкан улын әнкәсе һәрчак үз янәшәсендә йөртә. Мич ризыклары әзерләгәндә дә, орчык белән җеп эрләгәндә дә авыз эченнән моңланып йөрергә яраткан ананың гадәте акрынлап кечкенә Фәннурга да сеңә. Улының да үзе кебек җыр сузып йөрергә яратуын сизеп алган әни кеше, аны икесе генә калган мизгелләрдә җырлата, яңа көйләр өйрәтә. Ә инде үсә төшкәчрәк күршедәге яшьтәшләреннән иҗат  төркеме оештырып, Фәннур капка төбендә кич утыручы авылдашларына концерт программасы тәкъдим итә башлый. Әнә шулай “капка төбе сәхнәсеннән” башланган мәдәни юл аны инде  зур сәхнәгә алып килә. 

 


- Әтием Галимҗан мине агроном яки зоотехник итеп күрергә теләгән иде, тик бу һөнәрләр минем күңелемә хуш килмәде. Мәктәпне тәмамлагач та педагог булырга карар иттем. Армия хезмәтен тутырып кайткач Чаллы педагоггия институтының филология факультетын тәмамладым. 14 ел туган авылым Чыбыклыда балаларга татар теле һәм әдәбияты, тарих дәресләре укыттым. Әмма кечкенәдән сәнгатькә тартылу үзенекен итте, авыл клубына эшкә чакыруга шатланып ризалаштым. Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, директор булып эшләдем. Бу хезмәт минем күңелемдәге иҗади ташкынның ургылуына китерде, - ди Фәннур Миннекәев. 


Ә инде үзешчән сәнгатьтә, оештыру эшләрендә  үзен күрсәтеп өлгергән егетне шәһәр мәдәният йортына җәлеп итәләр. 2013 елдан ул “Энергетик” Мәдәният сараенда эшли башлый. Милли мәдәниятны үз иткән егет биредә “Адымнар” татар мәдәнияты клубын оештыра. Инде менә ун ел дәвамында әлеге клуб каршында оешкан иҗат ансамбле матур чыгышлары, халык җырлары белән төрле район күләмендәге чараларны бизи. Алар республика буенча үткәрелүче бәйгеләрдә дә катнашып уңышларга ирешәләр, мәртәбәле конкурслар лауреатлары, гран-прилар алу шул хакта сөйли. 
Ә узган ел Фәннур Галимҗан улын шәһәрнең  Мирный бистәсендәге мәдәният йортына директор итеп билгеләделәр. Яңа урында җитәкче буларак оештыру эшләре күп булса да, яңа проектлар өстендә эшләүләренә дә карамастан, Фәннур “Энергетик” тагы “Адымнар” клубын да ташламады. Сер түгел аңа бу эшләрне алып баруда төп ярдәмче тормыш иптәше, үзе дә иҗат кешесе Тәслимә Гәрәева.  Аларның бергәләп җырлауларын да тамашачы һәрчак мул алкышларга күмә. 

 


- Иҗади эшчәнлегемнең тагын да дөрләп китүендә төп сәбәпче – Тәслимә. Ул миңа төрле программалар төзүдә, концертлар оештыруда гына түгел, мин күреп бетермәгән өлешләрне барлап, шомартып, җайлап торучы да. Аннан башка хәзер тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, - ди Фәннур.


Сәнгать остасы бүген күп кенә бүләкләр иясе дә. Ул республика күләмендә уздырылучы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашында” бәйгесенең “Ир-ат – лидер” номинациясендә җиңү яулады. Җырчы буларак та күп бәйгеләрдә урыннар алды. Фәннур Тәслимә дуэты да район, республика халкына яхшы таныш.  Без Фәннур Галимҗан улын юбилее белән тәбрикләп, аларның күркәм иҗади гаиләсенә алга таба да уңышлар телибез.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев