Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

«Җиләк» авылларга чыгып концерт куя

Бу көннәрдә «Җиләк» керәшен фольклор ансамбле Түбән Биш һәм Сәвәләй авылларына «Туганнарның сагынган чагы» дип аталган концерт программасы белән барды.

Тамашачылар игътибарына төрле жанрдагы музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Бер блок Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. 

«Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау һәм яшьләргә җиткерү максатыннан „Капка төбе“, „Чөгендер басуы“ һәм „Рәт утыру“ кебек сәхнәләштерелгән күренешләр дә әзерләнде. Җырчыларыбыз Марс Гуреев, Роза Зотова, Роза Кузьмина, Людмила Мингалиева һәм Радик Әхмәтшин моңлы җырларын бүләк иттеләр. Людмила Казакованың юмористик хикәяләре залдагыларны тагын да җанландырып җибәрде», — ди «Җиләк» ансамбле җитәкчесе Ольга Агашкина.

Әйтергә кирәк, концертның сценариесе оста, яшьләр өчен дә, урта һәм өлкән буын өчен дә кызыклы булырлык итеп төзелгән, һәр номер, һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас иде. 

«Сәвәләй авылында хәйрия концерты булды. Концертка сатылган билетлардан кергән акчага сәвәләйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре алып җибәрәчәк», — ди Ольга Агашкина.

Ике сәгатькә сузылган концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Авыл халкы "Җиләк" леләрнең тагын шундый концертлар белән килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев