Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яктыкүллеләр “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды

Район авыл мәдәният йортлары арасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Әйлән-бәйлән” фестивале дәвам итә.

Якты Күл авылы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр “Көзге Кузьма Демьян” халык фольклор бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтте.  

 Йорт хуҗабикәсе күршесе белән бергә әлеге  бәйрәменең нәрсә аңлатканын, ни өчен һәм кайчан билгеләп үтелә башлаганын сөйләделәр. Утырмага килүчеләр халык җырларын җырладылар, биеделәр,  уен коралларында уйнадылар.

“Әлбәттә, нинди халык бәйрәмнәре уен-көлкесез, шаяртуларсыз узсын инде! Чарада катнашучылар барысы  бергәләп “Боярлар, без сезнең янга килдек”, “Йомгакны чорна”, “Иң көчле" уеннарын уйнады. Ә тимерчеләр Кузьма һәм Демьян хезмәт һәм авыл турында халык мәкальләрен искә төшерделәр. Чарада катнашучыларга актерлык осталыгы, авылның мәдәни тормышында актив катнашулары өчен зур рәхмәт белдерәбез”, - ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

Бәйрәмдә өлкән буын белән бергә балалар да катнашты. Бу - йола, гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә дигән сүз.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев