Россиядә Урта һөнәри белем көнен билгеләп үтәләр
Яңалыклар

Россиядә Урта һөнәри белем көнен билгеләп үтәләр

Бүген, 2 октябрьдә Россиядә урта һөнәри белем көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм 2022 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган һәм ил икътисады өчен эшче һөнәрләренең һәм урта буын белгечләренең әһәмиятен ассызыклый.

Бүген Татарстан колледжлары һәм техникумнары сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, IT һәм башка тармаклар өчен кадрлар әзерлиләр. Республикада урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә аерым игътибар бирелә: матди-техник база яңартыла, яңа остаханәләр ачыла, предприятиеләр белән хезмәттәшлек киңәйтелә.

Зәй политехник көллиятендә исә киң төрле белгечлекләр буенча укытыла. Бүген белем йортында бу көн уңаеннан студентлар көче белән әзерләнгән концерт булды.

Укытучыларны, производствода белем бирү осталарын һәм студентларны бәйрәм белән котлыйбыз! Сезнең хезмәт — төбәкнең һәм илнең технологик үсеш нигезе.

  • фотолар көллияттән

Нет комментариев