Аларның берсе – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе (урлашу), икенчесе 157нче маддә (алимент түләүдән качу) буенча гаепләнә
21 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Алабугада яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аның Зәйдә бер урамында төзелүче йорты биләмәсеннән 90 метрда кабель һәм инструментлар урлаганнар.
“Килгән матди зыян күләме ачыклана. Урлашу очрагы буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
“Мәк-2026” профилактик операциясе барышында кыргый киндер үскән ике урын ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тыелган үсемлек табылган җир хуҗаларына мондый чыганакларны юкка чыгару кирәклеге турында кисәтү ясалган.
Узган атнада полиция хезмәткәрләре районда федераль эзләүдә булган ике кешене тоткарлаган. Аларның берсе Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе (урлашу), икенчесе 157нче маддә (алимент түләүдән качу) буенча гаепләнә.
Нет комментариев