Иң активлар һәр белем йортында хәрәкәт башында
14-30 сентябрьдә районның “Беренчеләр хәрәкәте” беренчел бүлекләрендә елның төп вакыйгасы – “Беренчеләр советы”на сайлаулар узды.
Кампания муниципалитетның хәрәкәт ячейкалары эшли торган барлык мәктәпләрне колачлады.
Башта кандидатлар сайлау алды программалары белән таныштырды. Аларның идеяләрен һәм проектларын бәяләргә, ә аннары хәрәкәтне көчлерәк һәм кызыклырак итә алучы өчен тавыш бирергә тәкъдим ителде.
Нәтиҗәдә һәр мәктәптә һәм политехник көллияттә эшләүче хәрәкәт ячейкаларына яңа лидерлар билгеләнде. Алар барлыгы – 24 кеше.
– Безнең “Беренчеләр хәрәкәте” ячейкалары районда мәктәпләрдә һәм политехник көллияттә эшли. Аларга без һәр уку елы башында рәисләр билгелибез. Сайлаулар һәр белем йортында 14 – 30 сентябрьдә үтте. Әлеге кампания ячейкалар эшенә ел саен яңа агым кертү, төрле идеяле активистларны хәрәкәт башына билгеләп эшчәнлекне тагын да активлаштыру өчен эшләнә”, – ди “Беренчеләр хәрәкәте”нең район җитәкчесе Наталья Алчина.
Нет комментариев