Кеше өчен ялгыш адым ясау, тормышында кискен борылыш ясый, һәм күнеккән юлның теге ягында — һәр адым авыррак бирелә, ә киләчәк томанлы булып тоела. Әмма төзәлергә беркайчан да соң түгел. Ә билгесез киләчәк алдында калмас өчен ялгыз булмау мөһим.
Билгеле булганча, 2024 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә пробация турында” федераль законы гамәлдә. Пробациянең төп идеясе-күзәтү һәм контрольдә тоту түгел, ә ярдәм итү. Анда төп максат абынган кешеләргә ярдәм итәргә, авырлыкларны чишәргә, җәмгыять белән элемтәләрне торгызырга, үзеңә һәм дөньяга яңадан ышанырга өйрәнергә. Сүз социаль җайлашу һәм реабилитация турында бара. Әлеге уңайдан Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре пробация турындагы законнан киң кулланалар. Нәтиҗәдә бу, иректән мәхрүм ителү урынныннан кайткан кешеләргә элеккеге хаталарын кабатламыйча чын-чынлап тормышка кайтырга булыша.
- Безнең инспекция хезмәткәрләре тарафыннан һәр ярдәм кирәк булган кешегә индивидуаль программа төзелә. Анда без үзебездә исәптә булучыларга юридик һәм психологик ярдәм, документларны һәм социаль элемтәләрне торгызу, һөнәри белем алу, эшкә урнашуда ярдәм итү кебек мөһиим булышлыкларны төрле ведомстволар белән берлектә оештырабыз. Нәтиҗәдә, пробация һәр хөкем ителүче белән индивидуаль эшләүне күздә тота. Максатыбыз бу кеше кабат җинаятьләр кылмасын, ә киресенчә, үз тормыш принципларын яхшыртсын өчен билгеләнә, - ди инспектор Гөлназ Биктимерова.
Күптән түгел район җәза үтәтү инспекциясенә иректән мәхрүм ителү урынныннан шартлы хөкем срогына алыштырылып кайткан ир-егет мөрәҗәгать иткән. Ул паспортын югалткан була. Инспекция хезмәткәрләре аңа яңа паспорт алырга һәм иминият полисын рәсмиләштерергә ярдәм итә. Әлеге ир-ат үзенә нормаль тормыш рәвешенә кайтып яши башлау өчен мөһим документларын булдырырга булышулары өчен рәхмәтле булуын әйтә.
Нет комментариев