21–28 сентябрьдә Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе Зәй районында татар авылларында эшләде
Җыелган мирас — халык хәтере: экспедициянең максаты һәм юнәлешләре
Экспедиция төркеме филология фәннәре докторлары, фольклорчылар Ләйлә Дәүләтшина, Лилия Мөхәммәтҗанова; филология фәннәре кандидаты, диалектолог Әлфия Булатова; тарих фәннәре кандидаты, сәнгать белгече Данил Рәшитов; этномузыколог Гөлназ Гыйлемҗанова; иске татар телендә язылган кулъязма һәм басма китапларны өйрәнүче археограф Айгөл Хәсәнова; эпиграфист Венер Усмановлардан торды.
Экспедиция маршрутына Кәрәкәс, Иске Зәй бистәсе, Пусташит, Кәдек, Чыбыклы, Түбән Лоҗы, Шыкмай, Поповка, Поручик, Сәрәпәле, Югары Баграж, Урта Пәнәче һәм Әхмәт авыллары керде. Зәй районы тикшеренүчеләрне иң элек үзенең этник төрлелеге белән җәлеп итте: монда татар-мөселманнар («казан татарлары») белән беррәттән үзенчәлекле этнотөркем – керәшен татарлары да яши. Кайбер авылларда бу ике төркем вәкилләре бергә гомер итә, бу исә аерым мохит тудыра.
Риваятьләр, йолалар, әйтемнәр: халык иҗатын теркәү эше
Фольклорчы галимнәребез Ләйлә Дәүләтшина һәм Лилия Мөхәмәтҗанова халык иҗаты үрнәкләрен җыю эшен алып барды: халык хәтерендә сакланып калган риваятьләр, сөйләм хикәяләре, йола тасвирламалары (туу, никахлашу, искә алу, бала тәрбияләү һ.б.), халык уеннары, шулай ук кечкенә жанрлар – мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар барланды. Татарларның календарь һәм гаилә бәйрәмнәре (Сабантуй, Кәбен кою, Җыен бәйрәме, Тройсын, Нардуган һ.б.) вакытында башкарыла торган йолалар һәм җырлар язып алынды. Язылган текстлар һәм көйләр җирле үзенчәлекләрне чагылдыра, шуның белән бергә гомумтатар мәдәни традицияләре белән бәйләнешне дә саклый.
Сөйләм үрнәкләре һәм диалект сүзләре
Лингвист Әлфия Булатова сөйләм үрнәкләрен язып алды. Зәй районы татар теленең урта диалекты сөйләшләре таралган зонага керә. Биредә Минзәлә сөйләше һәм Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең Зәй урынчалыгы таралган.
Экспедиция барышында өлкән һәм урта буын вәкилләренең сөйләме аудиога язылды, информантлар белән әңгәмәләр үткәрелде, көнкүреш, йола һәм хуҗалык лексикасыннан үрнәкләр җыелды.
Тикшеренүче яшьләр сөйләмендә очрамаган уникаль сүзләрне һәм гыйбарәләрне теркәде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, регионда татар әдәби теленең йогынтысы көчле сизелә, күп диалект элементлары югала яки норматив формалар белән алышына. Шуңа күрә җанлы аралашуда язып алынган материал аеруча кыйммәтле. Экспедиция Зәй районы сөйләшләрен алга таба системалы өйрәнү кирәклеген раслады.
Җыелган материаллар расшифровкалау, системалаштыру һәм басмага әзерләүне таләп итә. Алар диалектологик атласлар һәм сүзлекләр төзүдә, этнографик тикшеренүләрдә, шулай ук татар диалектологиясе буенча уку курсларында кулланылырга мөмкин.
Микротопонимия: урам, кыр, чишмә атамалары
Аерым бер эш юнәлеше – микротопонимия: урамнар, кырлар, болыннар, чишмәләр һәм башка сулыклар һ.б. атамалары язып алынды. Әлеге атамалар гасырлар дәвамында формалашкан халык хәтерендә беренче күченүчеләр, җирле ландшафт үзенчәлекләре һәм тарихи вакыйгалар турындагы хәтерне саклый. Аларның күбесе бүгенге көндә актив кулланылыштан чыга бара, шуңа күрә аларны теркәп калу аеруча мөһим.
Моннан тыш, конкрет авыллар тарихы буенча да бай мәгълүмат тупланды: авылларның нигезләнүе турындагы риваятьләр, күченүләр һәм җирле халыкның килеп урнашуы хакындагы хикәяләр, шулай ук гаилә шәҗәрәләре теркәлде. Бу материаллар төбәкнең этник тарихын, миграция юлларын һәм гаилә-туганлык бәйләнешләрен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булып тора.
Кулъязмалар - XIX–XX йөзләрнең рухи тормышын чагылдырган мирас
Археограф Айгөл Хәсәнова шәхси коллекцияләрдә сакланган кулъязма ядкарьгә тап булды, шулай ук аерым басма китап үрнәкләрен дә өйрәнде. Алар арасында кулъязма шигъри әсәр җыентыгы да бар. Башы-ахыры сакланмаган, татар телендә гарәп шрифты белән язылган әлеге җыентыкның язылу вакыты якынча XIX гасырга карый. XIX йөз ахыры – XX йөз башларына караган поэтик әсәр кулъязмасы да алга таба өйрәнү өчен кызыклы чыганак булып тора.
Шулай ук шәригать гыйлеме мәсьәләләрен яктырткан, фани һәм бакый дөнья хасиятләрен чагылдырган кульязма китапчыклар да табылды. Математик формулалар һәм аларга аңлатмалар язылган бер кулъязма бит тә үзенчәлекле табыш булып тора. Шулардан тыш күп санда кулъязма дәфтәрләр, гаилә хроникалары, дини һәм дөньяви эчтәлектәге җыентыклар һ.б. фотографиягә төшереп алынды.
Бөек Ватан сугышы чоры солдат хатлары
Экспедиция барышында биш солдат хаты да табылды һәм фотофиксация ясалды. Солдат хатлары – Бөек Ватан сугышы чорындагы фронт тормышын, солдат кичерешләрен һәм халык хәтерен чагылдыра торган уникаль тарихи чыганак. Шуңа күрә аларны җыю, өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертү сугыш чорын тулырак аңлау һәм тарихи хәтерне киләсе буыннарга тапшыру өчен мөһим.
Табылган кулъязма мирас бу җирлектә яшәүче халыкның бай рухи тормышын, әдәби зәвыгын һәм гасырлар буе сакланып килгән мәдәни бәйләнешләрен чагылдыра. Шуңа күрә алар археография һәм туган як тарихын өйрәнү өчен зур кызыксыну уята.
Халык музыкасын теркәп калу
Гөлназ Гыйлемҗанова экспедиция вакытында инструменталь көйләрне һәм халык җырларын барлады. Аның тарафыннан аудиотехника, микрофоннар, язма паспортлар һәм кыр көндәлекләре әзерләнде. Башкаручыларның көйне кайдан өйрәнгәнлеге, нинди йолаларда башкарганлыгы һәм аларның вариантлары ачыкланды; җырлау манерасы, тавыш тембры һәм артикуляция теркәлде. Традицион кораллардан – гармун, думбра, балалайка һ.б. – башкарылган көйләр язып алынды, уйнау техникасы, орнаментикасы, ритмы һәм темпы тасвирланды. Озын һәм кыска җырлар, такмаклар, бәетләр, мөнәҗәтләр һәм башка жанрлар теркәлде. Шулай ук туй, бәйрәм, хезмәт процессы, мәҗлес, яшьләр уеннары кебек көнкүреш һәм йола контексты да өйрәнелде.
Гамәли декоратив сәнгать
Сәнгать белгече Данил Рәшитов гамәли-декоратив сәнгате үрнәкләрен теркәү белән шөгыльләнде. Аерым игътибар хатын-кыз бәйрәм күлмәкләренә бирелде, бигрәк тә керәшен татарларының костюм ансамбльләре яхшы сакланып калган. Һәр авылда орнамент мотивларында һәм төсләрендә аермалар билгеләнде. Шулай ук тукылган идән келәмнәре, агачтан уеп ясалган әйберләр, хатын-кыз бизәнү әйберләре үрнәкләрен документлаштырылды.
Зәй төбәгенең уңган хуҗабикәләре кулы белән чигелгән сөлгеләр, түрләмәләр һәм башка шундый әйберләрнең чигү техникасы, орнамент мотивлары, төс гаммасы һәм композиция төзелеше өйрәнелде. Аерым игътибар төбәктә таралган һөнәрчелеккә юнәлдерелде: кап сугу, агач ат чанасы ясау, арба җитештерү, тәрәзә йөзлекләре ую һ.б. осталары теркәлде. Җыелган материал татар милли сәнгатен өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру өчен зур әһәмияткә ия.
Кабер ташлары: эпиграфик мирасны теркәү һәм чагыштырма анализ
Комплекслы экспедициянең мөһим юнәлеше эпиграфик мирасны өйрәнү белән бәйле иде. Бу бурычны татар эпиграфикасы өлкәсендә танылган белгеч Венер Усманов башкарды.
Борынгы кабер ташларын ачыклау һәм теркәүгә, аеруча гарәп язулы иске таш кабер ташларына игътибар бирелде. Усманов һәр истәлекнең: урнашкан урынын; ясалган материалын (таш, аның токымы); сакланыш дәрәҗәсен; бизәк һәм орнамент төрен теркәде. Белгеч җирләнгән кешеләрнең исемнәрен һәм нәселләрен; тормыш һәм үлем даталарын (хиҗри һәм григориан календарьлары буенча); үлгәннәрнең иҗтимагый халәте, һөнәре, шөгыле турындагы мәгълүматларны ачыклады. Барлык табылган кабер ташлары төрле яктан фотога төшерелде, орнаментларның һәм язуларның рәсемнәре ясалды, төгәл координатлары һәм урынга бәйләнеше күрсәтелгән тасвирламалар төзелде.
Нәтиҗәләр һәм киләчәк эшләр: материалларны өйрәнү һәм басмага әзерләү
Зәй районы эпиграфика өчен аеруча кызыклы, чөнки монда мөселман татарлары һәм керәшен татарлары бергә яши. Бу мөселман һәм керәшен эпиграфик традицияләрен чагыштырырга, кабер ташларын бизәүдә, язуларның характерында һәм кулланылган графикада уртак һәм аерым үзенчәлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Һәр белгечебез өчен бу төбәктә кызыклы һәм бай мәгълүмат тупланды. Алар алга таба җентекләп өйрәнеләчәк, аерым басмаларда һәм матбугат битләрендә мәкаләләр рәвешендә дөнья күрәчәк, ике ел эчендә җыелган материаллар нигезендә Зәй районына багышланган аерым китап та әзерләү күздә тотыла. Шушы эштә безгә чын күңелдән ярдәм иткән барлык кешеләргә – эшне оештырган җитәкчеләргә, юл күрсәтүчеләргә һәм авыл халкына олуг рәхмәтебезне җиткерәбез. Әзерләнәчәк басмаларыбызда аларның һәрберсе урын алачак, исем-фамилияләре тарих битләрендә сакланачак. Барысына да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп калабыз.
- Әлфия Булатова, Айгөл Хәсәнова.
Нет комментариев