Валентин Большаков машина төзүче һөнәренә 1986 елда керешкән. 11 ел эшләгәннән соң бера-ра китеп торырга туры килгән, ә менә 2000 ел башында кабат яраткан эшенә кайтып, ул инде 37 ел шушы һөнәрне башкара.
Яраткан һөнәренә тугрылык
Тумышы белән ул районыбызның Баграж җирлегеннән, хәзер исә Зәйдә төпләнеп яши.
Валентин Петрович Зәй машина төзүчеләр техникумын тәмамлаган, ләкин чын осталык мәктәбе биредә – эретеп ябыштыру аппараты янында үткән. Ул хезмәте сыйфатлы булсын өчен тырышып эшли. Эксплуатацияләү процессында тәгәрмәч гаять зур йөкләнеш кичерә – машина авырлыгы басымы, бәрелүләр, даими вибрация һәм ышкылу. Эретеп ябыштыручы ясаган һәр җөй әнә шуларның барысына да түзәргә тиеш. Шуңа да ялгышырга хокукы юк аның.
Валентин Петровичның эш көне минутлап язылган. Эретеп ябыштыручы эше беренче карашка гына гади һәм бертөрле булып тоела. Чынлыкта, бу – концентрация, чыдамлык һәм ныклы кул таләп итә торган ювелир хезмәт. Валентин Большаков үз эшен башкарып кына калмый, ул аны бөтен күңеле белән, барлык нечкәлекләрне аңлап һәм еллар узгач кына килә торган җаваплы-лык белән эшли. Дистәләгән еллар хезмәт дәверендә ул һөнәрне камил үзләштергән. Һәр хәрәкәт – үткен, һәр җөй – тирән белем һәм гаять зур тәҗрибә нәтиҗәсе.
Тыйнак остазның лаеклы бәясе
Заводта ул көненә якынча 850ләп көпчәк эретеп ябыштыра.
– Азрак та була, әлбәттә, – дип тыйнак кына елмая ул. – Миңа эш процессы үзе ошый, металлдан әзер деталь килеп чыгуын күрү – күңелгә рәхәт.
Аның хезмәте иң югары дәрәҗәдә билгеләнгән. Валентин Петрович, башка тәҗрибәле хезмәттәшләре кебек үк, Татарс-тан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән, аның намуслы һәм сыйфатлы эше өчен бүләкләре күп. Әмма ул үзе моңа тыйнак карый: аның өчен төп бүләк – эретеп ябыштырылган тәгәрмәчләрнең сыйфаты һәм хезмәттәшләренең хөрмәте.
Нет комментариев